Эзләү нәтиҗәләре
- әйтсәм әйтим инде, хәтта бөтен вөҗүде белән татар булган тарих фәннәренә кандидатларның да милли тарихка багышланган диссертацияләрне урыс телендә яклаулары шуннан килеп чыкмыймыни? Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Тирәнгәрәк кереп китсәк, әлегә мин үземне туган республикамда тулы хокуклы татар кешесе итеп тоймыйм. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Торгынлык елларында иң беренче кимсенүем язу машинкасы өчен татар хәрефләре эзләүдән башланган иде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Татарча газеталар, журналлар чыгып килә, татар радиосы һәм телевидениесе сөйләп-күрсәтеп тора, ә татар машинкасын көндез чыра яндырып эзләп тә табып булмый! Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Ярты ел чамасы интеккәч, бер журналист абзый киңәш бирә: «Син, энем, фәлән остага мөрәҗәгать ит, анда шрифтлар булырга тиеш». Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Оста белән очрашып, татар хәрефләрен Уфадан алып кайтканнарын белгәч исем китте. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Кош тоткандай сөенеп йөрдем инде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Татар булганым өчен машинкага ике тапкыр акча түләргә туры килсә дә сөенеп йөрдем. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Нәрсә ул акча, хәзер мин берәүгә дә ялынмыйча үзебезнең кадерле, матур, якты «ң», «һ», «җ», «ә», «ө», «ү» хәрефләрен кәгазьгә баса алам! Заһид Мәхмүди . Серле кунак
- Язучы тормышында моннан да зур вакыйга була алмый кебек тоела иде миңа. Заһид Мәхмүди . Серле кунак